Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында республиканың 100 еллыгына багышлап волейбол беренчелеге үтте

“Алинә” универсаль спорт залында кызлар командалары арасында волейбол буенча район спорт мәктәбе беренчелеге булып үтте.

Әлеге бәйге ТАССРның 100 еллыгына багышланды. Анда 2004 елда туган һәм яшьрәк волейболчылар көч сынашты. Бәйгедә Борискино, Базарлы Матак урта мәктәбе, Нәби Дәүли исемендәге гимназия, Түбән Әлки, Чуаш Кичүе мәктәпләре командалары катнашты. Бер генә уенда да оттырмыйча, Чуаш Кичүе мәктәбе командасы (физкультура укытучысы А.Гатин) беренчелекне яулады. Икенче урында Базарлы Матак (тренер Ф. Сәгыйров) һәм Борискино (тренер В.Захаров) уенчылары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев