Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында штанга күтәрү ярышларында кызлар да катнаша

Бәйрәм алдыннан “Алинә” спорт залында Бөек Җиңүнең 75 еллыгына, ТАССРның 100 еллыгына һәм Әлки районы оешуга 90 ел тулуга багышлап яткан килеш штанга күтәрү буенча ярышлар үткәрелде.

Анда ялларга кайткан студентлар да, мәктәп укучылары да – барлыгы 35 ләп егет һәм кыз катнашты. Ярышларны оештыручы – районда спортның бу төрен үстерүгә зур көч куйган тренер Касыйм Зыятдинов. Ярышучылар да нигездә аның бүгенге һәм элеккеге укучылары.

Ярышлар киеренке, шул ук вакытта дустанә рухта үтте. Алты категория буенча көч сынаштылар авыр атлетика белән шөгыльләнүчеләр. Призлы урыннарны Руслан Ураимов, Раил Исхаков, Андрей Чуманов, Альмир Хафизов, Рамил Рианов, Тимур Исаев, Адель Латыйпов, Айрат Зыятдинов һәм башкалар яулады. Кызлар да сынатмадылар – Рэнеля Ураимова, Эльвира Латыйпова, Валентина Семенова авыр штанга күтәреп, призлы урыннарны яуладылар.

Призерлар диплом, медальләр һәм уеннарның иганәчесеннән акчалата премияләр белән бүләкләнделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев