Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында сәләтле балалар өчен район башлыгы исеменнән Чыршы бәйрәме үткәрелде

Бүген сәләтле балалар өчен район башлыгы Александр Никошин исеменнән Чыршы бәйрәме үткәрелде.

ФОТОРЕПОРТАЖ

Балалар иҗат йортында оештырылган бәйрәмгә районның  барлык мәктәпләреннән уку отличниклары, фән олимпиадалары, төрле бәйгеләр, спорт ярышлары җиңүчеләре чакырылган иде. Аларны Яңа ел белән район башлыгы Александр Никошин котлады.

–Сез безнең горурлыгыбыз, киләчәккә өметебез. Яхшы укуыгыз, төрле бәйгеләрдә җиңүләр яулавыгыз белән сез районыбызның данын күтәрәсез. Яңа елда да сезгә бары уңышлар юлдаш булсын, сәламәт булыгыз,  тырышлыгыгыз, үҗәтлегегез белән куйган максатларыгызга ирешегез!–диде Александр Никошин, балаларга мөрәҗәгать итеп.

Бәйрәм кунаклары өчен  бай һәм кызыклы Яңа ел программасы әзерләнгән иде. Чыршы янында Кыш бабай һәм Кар кызы катнашындагы уеннар озак дәвам итте. Тантанада 200 укучы катнашты. Аларның барысына да Яңа ел бүләкләре таратылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев