Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында унберенчеләрнең күбесе җәмгыять белеменнән БДИ тапшырачак

Быел районда урта мәктәпне тәмамлаучылар 10 фәннән бердәм дәүләт имтиханы тапшырачак.

Чыгарылыш укучылары (выпускник) БДИга иң күп сайлаган фән – җәмгыять белеме. 56 укучының 20 се әлеге фәннән имтихан бирергә җыена. Биологиядән, физикадан белемнәрен сынарга теләүчеләр дә арткан – бу фәннәрдән 13 әр кеше имтихан тапшырачак. Химияне – 7, географияне – 5, тарихны 2, чит телләрне бер укучы сайлаган. Узган елдагы кебек үк, татар теленнән сынау бирүчеләр юк. Быел рус әдәбиятын да беркем сайламаган.

БДИның төп этабы 25 майдан 29 июньгә кадәр узачак. Имтихан тапшыру пункты Базарлы Матак урта мәктәбендә урнашкан. Аудиторияләр видеокүзәтү җайланмалары белән җиһазланачак.

БДИ буенча муниципаль координатор Алсу Зәйнуллина әйтүенчә, мәктәпләрдә дәүләт имтиханнарына ныклы әзерлек бара. Чыгарылыш укучылары апробация режимында төрле фәннәрдән сынау имтиханнары тапшырып карыйлар. Февраль башында унберенчеләр дәүләт йомгаклау аттестациясе буенча инша язган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев