Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында уңышлы эшләүче егерьләр бүләкләнде

Узган ел район аучылык хуҗалыкларында җәнлекләр саны кимемәгән, кайбер төрләре хәтта арткан да.

Бу турыда аучылык хуҗалыклары советы җыенында Биологик ресурслар буенча ТР дәүләт комитетының районара бүлеге җитәкчесе Андрей Ерусланов әйтте. Ул уңышлы эшләре, хезмәт вазыйфаларына намуслы мөнәсәбәтләре өчен “Көньяк” аучылык хуҗалыгы өлкән егере Ринат Гобәйдуллинга һәм район аучылык һәм балыкчылык җәмгыяте  егере Шамил Минсафинга Дипломнар тапшырды.

Әлки район аучылык һәм балыкчылык җәмгыяте рәисе Альберт Шәйхетдинов  ел дәвамында нәтиҗәле эшләүче егерьләр Альберт Гыйматдиновны, Александр Королевны, Шамил Минсафинны һәм Нияз Төхвәтуллинны бүләкләде. Шулай ук үз транспорты белән урман җәнлекләренә даими азык ташуда ярдәм иткән штаттан тыш егерьләр Сергей Колоколов, Фердинанд Әгъләметдинов истәлекле бүләкләргә ия булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев