Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында узган атнада өч янгын булган

Үткән атнада районда өч янгын булган.

18 ноябрь төнендә Иске Матакта ташландык сарай янган. Әлки һәс Спас районнары буенча дәүләт янгын күзәтчелеге бүлекчәсе начальнигы Радис Инсапов әйтүенчә, бинада “кызыл әтәч” ут белән саксыз эш итү аркасында чыккан.

Пәнҗешәмбедә көндез Юхмачы авылында торак йорт янып киткән. Биредә ут  суыткыч-туңдыргычта кыска  ялганыш сәбәпле дөрләгән, ди Радис Инсапов. Күп балалы гаилә яшәгән йортта автоном янгын хәбәрчеләре бәла хакында сигнал биргән. Ә олылар да, балалар да өйдә булмаган.

22 ноябрьдә Базарлы Матактагы көнкүреш калдыклары полигонында ут чыгу очрагы теркәлгән. Янгын сүндерүчеләр аның дөрләп китүенә юл куймаган.

Бәхеткә, янгын очракларының берсендә дә зыян күрүчеләр юк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев