Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында өйгә эшләрне күп бирмәскә киңәш ителә

Район мәктәпләрендә дистанцион укыту җайга салына бара.

Авылларда интернет тизлеге проблемасы да күбесенчә хәл ителгән. Бу хакта безгә район мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Сурия Вәлиева хәбәр итте.

“Укучылар да, укытучылар да ике атна инде өйдән торып эшли. Килеп туган мәсьәләләрне шунда ук хәл итәргә тырышабыз. Балаларга  артыгын йөкләмәс өчен укытучыларга өйгә эшләрне бик күп бирмәскә киңәш итәбез”,–ди Сурия Вәлиева.

Дәүләт имтиханнары тапшырасы 9 нчы, 11 нче сыйныфларда төп игътибарны сынау бирәсе фәннәргә юнәлтәләр. Андый тәкъдимнәр яңгыраса да, уку елын кыскарту турында сүз бармый. Укулар май ахырына кадәр дәвам итәчәк.

Ә менә дүртенче чиректә барлык сыйныфларда да буласы Бөтенроссия тикшерү эшләре  көзгә күчерелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев