Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында һәйкәлләр чәчәккә күмелде

9 Май – Бөек Җиңүнең 75 еллыгы көнендә районда халык катнашында бәйрәм митинглары узмаса да, Бөек Ватан сугышында катнашкан якташларны искә алу булды.

Авылларда илгә җиңү яулап көрәшкән якташларыбыз хөрмәтенә куелган һәйкәлләр һәм обелисклар төзекләндерелде, яңартылды, тирә-юньнәре ямьләндерелде, чәчәкләр утыртылды. Җиңү көнендә әлеге һәйкәлләр итәгенә тере чәчәкләр, веноклар салынды.

Базарлы Матакта 9 Майда Азат итүче солдат һәйкәле итәгенә сәгать 10 нан башлап һәр 10 минут саен предприятие, учреждение, оешмалар вәкилләре веноклар салып барды. Беренче булып район башлыгы Александр Никошин һәм район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Юсупов венок куйдылар.

Район авылларында да фронтта катнашучылар хөрмәтенә куелган һәйкәлләр Җиңү бәйрәмендә чәчәкләргә күмелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев