Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында үзизоляция кагыйдәләрен бозган өчен 31 кеше административ җаваплылыкка тартылган

Үзизоляция кагыйдәләрен бозган өчен районда 31 кеше административ җаваплылыкка тартылган

Бөтен республика күләмендә үзизоляция режимын үтәүгә контроль көчәйтелде. Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, бу яңа коронавирус инфекциясенә каршы тору буенча республика оператив штабы кайнар линиясенә халыктан бик күп шылтыратулар керү белән бәйле. Кешеләр махсус-санитар эпидемиология режимы кертелүгә карамастан урамда йөрүчеләрнең күп булуына  борчылалар, үз саулыклары өчен куркып, кагыйдәләрне бозучыларга карата чара күрүне сорыйлар.

10 апрельдән бирле Базарлы Матакта һәм районның башка авыллары урамнарында полиция хезмәткәрләре патрульлек итә. Алар кешеләрне туктатып, урамга ни сәбәпле чыгулары белән кызыксыналар, кисәтү ясыйлар, үзизоляция режимын төгәл үтәү зарурлыгын искәртәләр.

Юлларда патруль хезмәте дә көчәйтелгән режимда эшли. ЮХИДИ хезмәткәрләре һәр машинаны туктатып, юлга нинди максат белән чыгуларын тикшерәләр.

–Үзизоляция режимы вакытында транспортта йөрүчеләрнең дә, урамга чыгучыларның да моның нигезле сәбәбен күрсәтүче документлары булырга тиеш. Бу эш бирүче тарафыннан бирелгән махсус формадагы белешмә яисә смс-пропуск. Кешеләр шулай ук даруханәгә, азык-төлек һәм башка иң кирәкле товарлар алу өчен кибеткә барып килергә мөмкин. Нигезле сәбәпләрсез урамда йөрүчеләргә һәм транспорт белән юлга чыгучыларга карата административ чаралар күрелә,–ди Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлки районы буенча бүлекчәсе начальнигы Ришат Насыйбуллин.

Полиция хезмәткәрләре юлда шоферларны гына тикшереп калмыйча, пассажирларның да кем булуы белән кызыксыналар. Район ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы Рәис Сафин әйтүенчә, машина йөртүчеләрнең күпчелеге куркыныч вирус таралмасын өчен күрелә торган бу чараларны аңлап кабул итәләр, туктатуга тизрәк документларын күрсәтәләр. Үзизоляция шартларында бик зарури сәбәбе һәм махсус рөхсәте булмаган килеш юлга чыгучыларга карата беркетмә төзергә туры килә.  

Полиция участок уполномоченныйлары һәм балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлекчә начальнигы Раил Мирзазанов әйтүенчә, үзизоляция режимы кертелгәннән бирле районда әлеге таләпләрне үтәмәгән өчен 31 кеше административ җаваплылыкка тартылган.

–Президент Рөстәм Миңнехановның 6 апрельдә имзалаган указы нигезендә, үзизоляцияне бозучыларга РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексның 20.6.1 маддәсе буенча чара күрү каралган. Гражданнар өчен бу кисәтү яисә 1 меңнән 30 мең сумга кадәр административ штраф салу дигән сүз. Кагыйдә бозучыларга карата төзелгән беркетмәләрне без чара күрү өчен судка юллыйбыз, –ди Раил Мирзазанов.

Полиция хезмәткәрләре әйтүенчә, юлларда һәм урамнарда көчәйтелгән патрульлек итү алга таба да дәвам итәчәк. Кичләрен контроль тагын да көчле була. Бу вакытта яшьләрнең сәбәпсез  урамда киләп салып йөрмәве, машинада чапмавы хәерле.

–Район халкына мөрәҗәгать итеп, һәркемне үзизоляция таләпләрен тайпылышсыз үтәргә, нигезле сәбәпләрсез урамга, юлга чыкмаска чакырабыз. Өйдә утырыгыз! Бу куркыныч вирустан саклануның иң ышанычлы юлы,–ди эчке эшләр бүлекчәсе җитәкчесе Ришат Насыйбуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев