Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында үзизоляция таләпләрен бозучыларга карата 54 административ беркетмә төзелгән

Үзизоляция режимы кертелгәннән бирле әлеге таләпләрне бозучыларга карата районда хокук саклау хезмәткәрләре тарафыннан 54 административ беркетмә төзелгән.

Мәгълүм ки, үзизоляция чорында транспортта йөрүчеләрнең дә, урамга чыгучыларның да моның нигезле сәбәбен күрсәтүче документлары булырга тиеш. Бу эшкә баручы-кайтучылар өчен эш бирүче тарафыннан бирелгән белешмә яисә смс-рөхсәт. Республикада үзизоляция режимын үтәүгә контроль көчәйтелде. Хокук саклау хезмәткәрләре, рейдлар оештырып, режим кагыйдәләренең ни дәрәҗәдә үтәлүен тикшерәләр. Шундый рейдларның берсендә газета хәбәрчесе дә катнашты.

Полиция хезмәткәрләре, һәр автомобильне туктатып, йөртүченең һәм пассажирларның рөхсәт документларын сорыйлар. Күпләр мондый тикшерүләрне аңлап кабул итә. Әмма “белешмәм өйдә калган”,  “документ кирәк икәнен белмәдем”, “хатынымны эштән каршы алырга гына килгән идем” дигән сылтаулар белән акланырга тырышучылар да очрый. Тәртип сакчылары мондыйларга кисәтү ясыйлар, кайберәүләргә беркетмә төзергә дә туры килә. Әлеге беркетмәләрне суд карап, күпме штраф салынасын хәл итәчәк.

–Кешеләр шуны аңласын иде: җәзага тарту, штраф түләтү – безнең үзмаксат түгел. Полиция хезмәткәрләре үзизоляция режимының төгәл үтәлүен таләп итәләр. Ә мондый чикләүләр  куркыныч инфекция таралуга юл куймас өчен кертелде. Санитар-эпидемиология иминлеген саклау өчен бүген иң мөһиме – өйдә калу, кискен зарурлык булмаганда урамга һәм юлга чыкмау,–ди Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлки районы буенча бүлекчәсе начальнигы Ришат Насыйбуллин.      

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев