Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районыннан призывникларның беренче төркеме иртәгә армиягә китә

Иртәгә таңның беренче сәгатьләрендә районнан бер төркем егетләр язгы чакырылыш буенча Россия Кораллы Көчләренә хәрби хезмәткә озатыла.

Беренчеләр җидәү, алар Базарлы Матак, Иске Әнҗерә, Иске Хурада, Югары Колчурино, Баллыкүл авылларыннан. Егетләрне якыннары, дуслары, район хәрби комиссариаты яныннан озатып җибәрәчәк. Булачак солдатларны утырткан автобусның таң белән – иртәнге сәгать дүрттә юлга кузгалуының сәбәбе гади – ул әле күрше Спаска да керә һәм шул район егетләрен дә алып Казанга юл тотачак. Булачак солдатлар әлегә республика хәрби комиссариатының чакырылыш пунктында җыелалар. Әйтүләренчә, егетләребезне хәрби хезмәткә бик еракка җибәрмәячәкләр.

 

Ураза һәм Корбан бәйрәмнәре турында

Татарстан Президенты 2020 елда Ураза бәйрәмен һәм Корбан бәйрәмен уздыру көннәрен билгеләү турында Указ чыгарды.

Указ нигезендә, Татарстан Республикасында ай календаре һәм гадәткә кергән традицияләр нигезендә 2020 елның 24 мае Ураза бәйрәме башлануга туры килә торган көн, ә 2020 елның 31 июле Корбан бәйрәме башлануга туры килә торган көн дип билгеләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев