Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районыныда яшәүчеләрнең сәламәтлеген медицина учреждениеләрендә 292 хезмәткәр кайгырта

Район сәламәтлек саклау тармагында эшләүчеләрнең хисап җыелышы булып үтте. Анда Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Владислав Виниченко, район башлыгы Александр Никошин, медицина советы әгъзалары катнаштылар.

Узган 2019 елда тармакта ниләр булганлыгы турында Базарлы Матак үзәк хастаханәсе баш табибы Светлана Одушкина сөйләде. Чыгышында ул дәвалау-профилактика эшенә, сәламәтлек саклау тармагының матди-техник базасына кагылышлы күп саннар һәм фактлар китерде.

–Медицина хезмәтләре күрсәтүнең сыйфатына ирекле бәя шуны күрсәтте: сораштыруда катнашучыларның 95,24 проценты безнең учреждениеләрдә медицина каравыннан канәгать. Татарстанның дәвалау учреждениеләре рейтингында без 16 нчы урын алып торабыз. Начар түгел бу. Моңа районда кайбер авырулар буенча үлем дәрәҗәсенең түбән булуы да йогынты ясый,-дип билгеләп үтте Светлана Одушкина.

Медицина советында республиканың сәламәтлек саклау министры урынбасары Владислав Виниченко да чыгыш ясады. Тулаем алганда ул район медикларының эшенә уңай бәя бирде, шул ук вакытта җитешсезлекләрне дә күрсәтеп үтте.

Район башлыгы Александр Никошин поликлиникадагы чиратлар, авыруларны кисәтү эше буенча үз фикерләрен әйтте, табибларны торак белән тәэмин итүдә ярдәмен вәгъдә итте, районны медицина кадрлары белән тәэмин итү буенча ниләр эшләргә кирәклеген искәртте.

Медсовет утырышының эшлекле өлеше тәмамлангач, табиб һәм шәфкать туташларының зур төркемен Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының, район башлыгының Мактау грамоталары, район башкарма комитеты җитәкченең һәм баш табибның Рәхмәт хатлары белән бүләкләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев