Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районыныңмедицина хезмәткәрләре республика рейтингында 16 урында

“Узган 2019 ел без – медицина хезмәткәрләре өчен “Сәламәтлек саклау” илкүләм проектын тормышка ашыруның беренче елы булды.

Үз эшчәнлегебезне аның таләпләреннән чыгып алып бардык. Авыруларны дәвалау белән бергә аларны кисәтүгә дә зур игътибар бирдек. Әйтик, былтыр 3290 кеше диспансер каравы үтте, аларның 782 сендә беренче тапкыр авырулар табылды,”-дип башлады үзенең чыгышын медицина хезмәткәрләре советы утырышында район хастаханәсенең баш табибы Светлана Одушкина.

 

 

Табибәнең отчетында без әлкилеләр сәламәтлегенә, демографиягә кагылышлы бик күп саннар китерелде. Әйтик, узган елда төрле гозерләр белән район поликлиникасына 160116 тапкыр мөрәҗәгать иткәнбез икән. Статистика раславынча, бездә 201 бала туган, 262 кеше якты дөнья белән бәхилләшкән (бу сан алдагы ел белән чагыштырганда 20 процентка кимрәк). Башка еллардагы кебек үк иртә үлемнәрнең төп сәбәбе – йөрәк, кан тамырлары авырулары. Яман чир дә корбаннарын сайлый тора – исәптә 441 кеше бар. Диспансерлаштыру бу авыруны алданрак ачыкларга, шулай итеп, пациентны уңышлы дәваларга мөмкинлек бирә, дип раслый Светлана Одушкина.

Безгә медицина хезмәтен 292 кеше күрсәтә, аларның 36 сы – табиблар. Алар арасында дүрт белгеч Татарстанның атказанган медицина хезмәткәре исемен йөртә, икесе сәламәтлек саклау отличнигы. Әмма табиблар җитешми безгә. Татарстан буенча 10 мең кешегә 35 табиб туры килсә, Әлки районында алар 19 ау гына. Төрле программалар да районда төпләндерми аларны, кайберләре берничә ел эшли, бераз тәҗрибә туплый да, китеп бара икән. Дөрес, кадрлар буенча эш алып барыла. Әйтик, Казан медицина унивеситетында 14 яшь әлкиле белем ала, аларның өчесе укырга районга кайтып эшләү шарты белән кабул ителгән. Шулай булсын иде, аларны бүген үк инде 5 вакансия көтә.

Медицина советы утырышында Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Владислав Виниченко да катнашты. Светлана Викторовна аңа кайбер гозерләрен дә җиткерде. Әйтик, ашыгыч ярдәм хезмәтенең автомобиль паркы нык искергән. Балалар азыгын тарату өчен дә транспорт кирәк. Кайбер диагностик җиһазлар да һәм физик, һәм мораль яктан тузган… Баш табибның чыгышы тәмамлангач сүз алып, олы кунак бу мәсьәләләрне хәл итүдә булышырбыз, дип ышандырды.

–Республика рейтингында сез 16 нчы урында. Бер караганда, начар түгел. Әмма мөмкинлекләрегез өскәрәк күтәрерлек, алардан нәтиҗәлерәк файдаланырга кирәк. Әйтик, узган елда яңа туган ике сабыйның үлеме сезнең исәптә. Әйе, алар башка районнарда бәбиләгән. Әмма Әлки районында пропискада торгач, сезнең исәпкә “язылалар”. Сезнең обортлар санын киметтү буенча тырышлыгыгыз мактауга лаек. Матди базагыз да ныгый – яңа ФАПлар төзелә. Тик кешеләр цифрларга таянып бәяләми безнең эшне, ә авыруны ничек каршы алуыбызга, аны ничек каравыбыз, дәвалавыбызга карап нәтиҗә ясый. Поликлиникада чиратлар юкмы, шәфкать туташлары чынлап та шәфкатьлеме –дип  медикларыбыз эшенә бәя бирде ул. Моның өстенә быел бездә “Өлкән буын” проекты буенча махсус кабинет ачыласын, тиз арада бер автомобиль бүлеп бирелә–“Әлки” спецстрой җәмгыяте –“Әлки” спецстрой җәмгыяте сен, холтер алуда ярдәм буласын әйтеп сөендерде.

Аның сүзләрен район башлыгы Александр Никошин да куәтләде.

–Безнең район биләмәләре буенча бик зур, өч кенә машина ашыгыч  ярдәм хезмәте өчен бик аз дип уйлыйм. Тагын бер нәрсә әйтәсем килә, иртәнге якта поликлиникада чиратлар хасил булып, авырулар табибны озак көтәргә мәҗбүр. Ә алар төрле дәрәҗәдәге киңәшмәдә утыра.! Бу җыелышларны соңрак үткәрсәгез иде,–дип теләкләрен белдерде ул.

Моңа өстәп,  район җитәкчесе табиблар белән тәэмин ителешкә дә кагылды.

–Бүгенге көндә ике буш торучы фатир бар. Быел 12 фатирлы өй төзеп, аларның 8 ен медицина хезмәткәрләренә бирергә җыенабыз. Кем дәүләт хисабына укып белем ала икән, ул үзенә тотылган чыгымнарны безгә кайтып һәм һөнәре буенча эшләп капларга тиеш дип уйлыйм,–диде ул. Һәм табибларга мөрәҗәгать итеп:

–Коллективыгыз бердәм, җаваплы. Авыр хезмәтегезне тырышып башкаруыгыз өчен рәхмәт. Үз сәламәтлегегезне кайгырту турында да онытмагыз,–дип теләде.

Медицина советы утырышында үз эшчәнлеге турында Түбән Әлки ФАПы мөдире Илмир Шәмсетдинов сөйләде, Ә Чуаш Кичүе амбулаториясе табибы Радик Вәлиев лаборантлары булмауга зарланып алды, аны әзерләүдә ярдәм сорады. Аңа булышырга вәгъдә иттеләр.

Җыелыш ахырында күп кенә хезмәткәрләргә Татарстан сәламәтлек саклау министрының, район башлыгы һәм башкарма комитеты җитәкчесенең, баш табибның Мактау кәгазьләрен, Рәхмәт хатларын тапшырып, фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт әйттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев