Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки урманчылыгы “Урман утырту көне”нә 1 мең агач үсентесе әзерли

29 апрельдә старт алачак "Урман утырту көне"нә Әлки урманчылыгы 1 мең агач үсентесе әзерли.

"Авылларыбызны яшелләндерү өчен оешмаларга, авыл җирлекләренә, халыкка миләш, балан, юкә үсентеләре тәкъдим итәчәкбез",-ди урманчылыкның җитәкче-лесничие Илсур Зәйнуллин. Үсентеләр тамырланган питомник әлегә кардан арынмаган. Биредә эшләр апрельнең икенче яртысында башланыр дип торалар. Агач үсентеләрен алгач питомникка чәчү өчен 20 килограмм нарат орлыгы әзерләнеп, гербицидлар белән эшкәртеп куелган. Быел шулай ук 50 гектарда урман утырту күздә тотыла. Моның өчен җирләр инде көзеннән әзерләп калдырылган. Нигездә нарат, каен һәм берникадәр имән агачлары утырту күздә тотыла.

Урманчылыкта янгынга каршы сезонга әзерлек эшләре дә алып баралар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев