Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки вәкилләре яшьләр форумында булып кайтты

Алабуга районының "Буревестник" укыту-спорт лагерында "Татарстан-Яңа гасыр" иҗтимагый хәрәкәтенең XVIII яшьләр форумы булып үтте.

Анда хәрәкәтнең төбәк бүлеге җитәкчесе Азат Низамиев һәм бүлекнең яшьләр канаты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Динар Нигмәтҗәнов катнашты. Динар узган елда Казан ветеринария академиясен тәмамлады, хәзер район ветеринария берләшмәсендә эшли.

Форум эшчәнлегендә республикадан 120 кеше катнашты. Алар белән Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин очрашты һәм чыгыш ясады.

Хәрәкәт активистлары белән өч көн буена кызыклы, мавыктыргыч семинарлар, мастер-классалар үткәрелде. Әйтик, яшьләр сәясәтенә инвестицияләр кертү, проектларны грантка әзерләү, лидер булуп үсү турындагы мәгълүматлар күпләр өчен кызыклы булды. Форумда шулай ук мавыктыргыч спорт ярышлары, уеннар оештырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев