Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлкидә кече һәм урта эшмәкәрлек үсеше турында республика киңәшмәсендә район башлыгы Александр Никошин сөйләде

7 февральдә Татарстан хөкүмәт йортында Президент Рөстәм Миңнеханов катнашында узган видеокиңәшмәдә Әлки районында кече һәм урта эшмәкәрлек үсеше турында район башлыгы Александр Никошин чыгышы тыңланды.

Республика районнары белән видеоэлемтә режимында узучы мондый киңәшмәләрдә Александр Никошин инде өченче тапкыр чыгыш ясады. Бу юлы ул районда соңгы айларда кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү буенча башкарылган эшләр хакында сөйләде. Былтыр район авылларында 100 нче кече ферма оештырылды, халыкка хезмәт күрсәтү буенча 300 дән артык әлкиле үзмәшгуль буларак теркәлде. Район башлыгы шулай ук Базарлы Матак янындагы “Алтын үзән” сәнәгать мәйданчыгына су линияләре сузылу, электр энергиясе үткәрелү, юллар салыну хакында әйтте.

Аннан киңәшмәдә әлеге сәнәгать мәйданчыгында  резидент буларак катнашырга теләк белдергән якташыбыз – “Квадро-Тойс” ҖЧҖ директоры Александр Кулыгин үз планнары белән уртаклашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев