Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлкилеләр Казан кооператив институтында туган тел бәйрәмендә чыгыш ясады

Район мәдәният хезмәткәрләре Казан кооператив институтында туган тел бәйрәмендә булып кайттылар.

21 февральдә билгеләп үтелгән Халыкара туган тел көне уңаеннан әлеге чараны Әлки якташлар җәмгыяте җитәкчесе, кооператив институт ректоры Алсу Нәбиева оештырган иде. Алсу ханым үзе татар һәм рус телләрен бердәй яхшы белә, өстәвенә төрекчә дә сөйләшә икән. Биредә студентларның да күбесе туган телләрендә аралаша. Вузда татар иҗтимагый клубы эшли, анда танылган әдипләр, артистлар белән очрашулар үткәрелә. Бу чарада да һәркем туган телен белергә, ана телендә сөйләшергә тиеш дигән фикер үзәктә булды.

Бәйрәмдә районның төрле авыллары мәдәният хезмәткәрләреннән торган “Телей” (Сандугач) чуаш вокаль ансамбле, музыка мәктәбе педагогларының “Вдохновение” (Илһам) рус вокаль ансамбле һәм район мәдәният йортының “Әлки мишәрләре” төркеме  чыгышларын тамашачылар  яратып кабул иттеләр. Ахырда барысы бергә татарча “Туган тел” җырын башкардылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев