Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлкинең ватерполчы кызлары Россия беренчелеген җиңү белән башлады

Бу көннәрдә ватерполчы кызларның “Актай-1” командасы Златоуст шәһәрендә Россия беренчелегенең өченче турында чыгыш ясый.

Ярышларда 17 яшькә кадәрге спортчылар көч сынаша. 27 гыйнварда безнең кызлар Томск шәһәре командасын 14:6 исәбе белән оттылар. Икенче уенда исә “Актай-1”нең көндәшләре өстенрәк булды.

Бүген, 29 гыйнварда, ватерполчыларыбыз “Уралочка” командасы белән  көч сынаша.

Март аенда исә ватерпол буенча Россия беренчелегенең хәлиткеч йомгаклау ярышлары башлана.

Александр Георгадзе тренерлыгында шөгыльләнүче “Актай-1” – ил беренчелегендә Татарстан данын яклап чыгыш ясаучы бердәнбер команда. Аның бу зур  бәйгедә җиңүчеләр исемлегенә эләгү мөмкинлеге зур.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев