Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Матбугат көне белән!

19 майда журналистлар, мөхәррирләр, нәшрият, полиграфия сәнәгате хезмәткәрләре, басма язмаларны таратучылар Татарстанда Матбугат көнен бәйрәм итә.

Төрле елларда район газетасы редакциясендә һәм типографиясендә эшләгән матбугат хезмәткәрләрен, ветераннарны һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйм. 


“Әлки хәбәрләре” былтыр  90 еллыгын билгеләп үтте. Шул еллар дәвамында ул районыбызның һәр кешесенә иң мөһим һәм кызыклы яңалыкларны җиткерә. Сүз байлыгын кулланып, абунәчеләренең күңеленә үтеп керә. Ул – һәр гаиләнең көтеп алынган кунагы. Шуңа да, хөрмәтле райондашларыбыз, ул безнең уртак бәйрәмебез. Газетабызга язылуыгыз, аны көтеп алуыгыз, яратып укуыгыз өчен рәхмәт сезгә.  “Әлки хәбәрләре”нең гомере озын булсын, алга таба да бергә булыйк.


Барыгызга да исәнлек-саулык, бәхет, гаилә иминлеге, күңел күтәренкелеге телим. Бәйрәм белән!

Александр Никошин,
район башлыгы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев