Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Минем дәү әнием Наилә Алимова 1941 елның октябрендә гаиләдә бишенче бала булып дөньяга килгән

Минем дәү әнием Наилә Алимова 1941 елның октябрендә гаиләдә бишенче бала булып дөньяга килгән.

Үзенең әтисен ул бер мәртәбә дә күрмәгән, аңа үз гомерендә "әти" дип әйтергә насыйп булмаган. Әтисе Мөбин Бөек Ватан сугышы башлануга ук, 1941 елның июлендә фронт-ка киткән. Ә 1942 елда дәү әниләргә әтиләренең хәбәрсез югалуы турында хәсрәтле хат килә. Аның белән бергә сугышка киткән авылдашының сөйләве буенча, алар фашистларга әсирлеккә эләккәннәр. Гитлерчылар аларны сарайда бикләп тотканнар. Бозылган ризык ашап, солдатлар агуланганнар, хәлсезләнгәннәр. Кайберләре, җирне казып, кача алганнар. Ә бүтәннәрен фашистлар сарайга ут төртеп яндырганнар. Дәү әниемнең әтисе дә алар арасында булган. Әмма бу мәгълүмат рәсми төстә расланмаган. Ә аны сөйләгән кешеләр күптән инде вафат булган.
Дәү әнием сугыш елларының бөтен михнәтләрен кичергән. Алар әниләре итәгендә биш бала калганнар. Дәү әни әйтүенчә, сугыш вакытында алар бер генә мәртәбә дә чын оннан икмәк пешермәгәннәр. Өйләрендә тоз да булмаган. Әниләре элек тоз сакланган агач мичкәне озак кына чайкап, шул судан ашарга пешерә торган булган. Дәү әни әйтә, көнгә ике тапкыр - иртән һәм кич кенә ашый идек, шуңа көн бик озак тоела иде, ди. Утыннары да бик аз булган. Өй суынгач, дәү әни белән абыйсы чиратлашып мич башына менеп җылына торган булганнар. Дәү әнинең бер генә күлмәге булган. Аны юып киптергәнче ул юрганга төренеп утырган.
Дүрт яшьлек вакытта дәү әнигә эшкәртелмәгән кәҗә тиресеннән тун теккәннәр. Ул бик каты килеп чыккан, җиңнәре, якасы озын булып, уйнарга комачаулаган. Балалар аңардан көлә торган булганнар. Ә киез итекләр абыйсы белән икесенә бер пар булган. Мәктәпкә кергәч, абыйсы беренче сменада, дәү әни икенче сменада укыган. Дәрескә соңга калмас өчен дәү әни яланаяк абыйсына каршы йөгерә булган. Итекләрне сеңелесенә биреп, малай яланаяк өйгә чапкан.
Дәү әниләр күршесендәге гаиләнең әтиләре сугыштан яраланып кайткач кладовщик булып урнашкан. Алар икмәк салганнар, гел тук булганнар. Аларга кергәч дәү әни: "Сез көндез дә ашыйсызмыни?"-дип гаҗәпләнеп сорый булган. Кайчагында ул бер кисәк икмәк өчен аларның кызларын аркасына асып йөргән.
Сугыш вакытында безне сыер ач үлемнән коткарды, дип сөйли дәү әни. Әмма ул чакта әтиләре хәбәрсез югалган гаиләләргә бик зур салымнар сала торган булганнар. Һәм сөт ризыклары (май, сары май) бөтенләе белән диярлек салымнарны түләүгә киткән.
Дәү әни ач-ялангач балачагы турында күз яшьләрсез искә төшерә дә алмый. Үзенең истәлекләрен, хис-тойгыларын ул шигырь юлларына сала. Дәү әни күптәннән инде шигырьләр яза, аларны газеталарда бастыралар.
Дәү әни белән дәү әти биш бала табып үстергәннәр. Аларның ун оныклары, өч оныкчыклары бар.
Алинә Родионова,
Юхмачы урта мәктәбенең 10 сыйныф укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев