Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Пенсия фондының Әлки районы идарәсе пенсионерлар өчен мобиль кушымта турында хәбәр итә

Россия Пенсия фонды пенсионерлар өчен бушлай мобиль кушымта эшләтеп җибәрде.

Аның аша шәхси исәп-хисап счетының торышын, эш бирүче күчергән иминият түләүләрен белеп торырга, кирәкле документларга заказ бирергә була. Кушымтага керү өчен дүрт санлы пин-код кертергә һәм Дәүләт хезмәтләре порталында расланып, авторлашу үтәргә кирәк. Гадиләштерелгән һәм стандарт исәпкә алынуга язылуны Россия почтасы, Ростелеком яисә Пенсия фондының клиент офисларында башкарырга була. Анда шул пин-код аша керәсе. "Мобиль кушымта ярдәмендә Россия Пенсия фондындагы үзеңнең исәп-хисап счеты торышын, ягъни тупланган пенсия балларын һәм стажны, шулай ук билгеләнгән пенсия яисә социаль түләүләр, ана капиталы күләме, үзеңнең Пенсия фондына булган мөрәҗәгатьләрең турында белергә була",-ди Пенсия фондының район идарәсе белгечләре. Алар әйтүенчә, Пенсия фонды дәүләт идарә тармаклары арасында идентификация һәм аутентификация бердәм системасына (ЕСИА) пин-код ярдәмендә авторлашу механизмын беренче булып тормышка ашырган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев