Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ташбилге авыоыннан Рәмзил Абдуллин - гел максатына ирешә торган егет. ФОТО

Бүген бик күп яшьләребез спортка тартылалар һәм әйбәт кенә уңышларга ирешәләр.

Моның өчен районыбызда барлык мөмкинлекләр дә тудырылган. Спорт бит яшь организмны ныгыта, көчле рух булдыра, яшьләргә тормышта туган төрле авырлык-ларны җиңеп чыгарга ярдәм итә.
Сүзем Ташбилге авылы егете, Базарлы Матак урта мәктәбе укучысы Рәмзил Абдуллин турында. Кече яшьтән милли көрәш белән шөгыльләнеп, ул хәзер бу өлкәдә зур уңышларга ирешә.
Рәмзил Ташбилгедә башлангыч мәктәптә белем алганда ук бик үҗәт, тырыш бала була, гел "5" легә генә укый. Көрәштә беренче уңышка ул 8 яшендә ирешә, 24 кило авырлыктагы малай, үзеннән ике-өч яшькә өлкәнрәкләр белән бил алышып, өченче урын ала. Шуннан китә инде төрле дәрәҗәдәге ярышлар, уңышлар. Уңышсызлыклар да читләтеп үтми, әлбәттә. Ләкин Рәмзил бирешә торганнардан түгел. Бүген аның бик күп грамоталары, 3 нче урын өчен - 12, 2 нче урын өчен - 20, 1 нче урын өчен 17 медале бар. Башка медальләре, кубоклары, "Яшь судья" таныклыгы да бар әле.
Узган елның февралендә Рәмзил Абдуллин 1999-2001 елларда туган үсмер егетләр һәм кызлар арасында билбаулы көрәш буенча Татарстан беренчелегендә Татарстан чемпионы исемен яулады. Ә быел исә Пермь өлкәсе Чернушка шәһәрендә әфганчылар истәлегенә үткәрелгән Бөтенроссия турнирында катнашып, пьедесталның иң югары баскычына менде. Ул спорт мастерлыгына кандидат нормативларын да үтәде.
Рәмзил Сабан туйларында да катнашмый калмый, анда да ул призлы урыннар яулый, кыйммәтле бүләкләр ала. Мәктәп тормышында да актив катнаша.
Рәмзил энесе Рәсимгә дә үрнәк. Ул да абыйсы артыннан спортка тартыла, уңышлары да бар инде.
Рәмзил мәктәпне әйбәт тәмамлап, спорт юнәлешендә югары белем алырга, армия сафларында ир-егет бурычын үтәп кайтырга хыяллана. Аңа имтиханнарын уңышлы тапшыруын, спортта тагын да югарырак үрләр яулавын телибез. Ул кайда да сынатмас, Әлки җиренең чын ватанпәрвәре булыр дип ышанабыз.
Рәмис Вафин,
балалар һәм яшьләр спорт мәктәбе директоры.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев