Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яңа Чаллы авылыннан Ришат Исхаков әти-әнисенең горурлыгы. ФОТО

Ата-ана өчен баласының уңышлары турында ишетүдән дә зуррак сөенеч юктыр ул.

Димәк, үгет-нәсыйхәтең, тәрбияләргә тырышуың, тормыш итәргә өйрәтүең бушка булмаган, улың-кызың кеше арасында үзен яхшы яктан күрсәтә белгән, йөзеңә кызыллык китермәячәк…
Яңа Чаллыда яшәүче Муса белән Гүзәл Исхаковларның әнә шундый шатлык катыш горурлык кичергән чаклары: армиядә хезмәт итүче уллары Ришатның командиры аларга Рәхмәт хаты җибәргән. "Улыгызның хәрби ант кабул итүенә 11 ай булды. Шушы кыска гына вакыт эчендә Ришат хәрби белгечлек үзләштерде, үз эшендә класслы белгечкә әйләнде. Сугышчан әзерлек нормативларын үтәгәндә бик яхшы нәтиҗәләр күрсәтә, спорт белән актив шөгыльләнә",-дип яза полковник Сатанов. Улларын чын Ватан сакчысы итеп тәрбияләгән өчен ул Муса белән Гүзәлгә рәхмәтен җиткерә, "Ришатның уңышлары сезгә яшәү көче бирер",-дип тә өсти.
Командиры кул куйган Грамота белән Ришатның үзен дә бүләкләгәннәр. Бусы инде үз вазыйфаларын намус белән үтәгәне, үрнәк тәртипле булганы, сугышчан әзерлектә ирешкән уңышлары өчен. Егетнең шулай макталуы гаҗәп тә түгел, чөнки ул үзенең аты белән күп тапкыр район Сабантуйларында катнашып, призер, ә 2012 елда җиңүче булган кеше бит. Әле былтыр да Алпар Сабан туенда аты белән чапкан ул. Чын авыл баласы, Ришат кечкенәдән кул арасына кереп, әти-әнисенең йорт эшләрендә булышчысы булып үсә. Хуҗалыкта ат, сыерлар, сарык, барысын да карашырга кирәк. Казан кооператив техникумында укыганда да атна саен кайтып, әтисенә, дәү әтисенә тегесен-монысын эшләшеп китә булган. Монысы укуына һич зыян салмаган - Ришат техникумны кызыл диплом белән бетергән.
Егет киләчәктә уй-ниятләрен үзебезнең район белән бәйли, туган ягына кайтып, шунда яшәргә һәм эшләргә исәбе. Афәрин, булдыклы, уңган яшьләр безгә бик кирәк бит.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: фоторепортаж фото