Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Роберт Гадиев 8 Март бәйрәме белән котлый

Роберт Гадиев, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы.

Елның иң дәртле, матур чоры – яз, һәм ул гүзәл затларыбыз хатын-кызларга багышланган бәйрәм белән башланып китә. Яз табигатькә яңа сулыш өргән, кышкы йокыдан уяткан кебек, хатын-кыз да дөньяга яңа тормыш китерә бит. Безне тудырып, яшәү шатлыгы бүләк иткән әниләребез алдында ничек баш имисең дә, без ир-атларны уллы-кызлы итеп, нәселебезне ишәйткән сөеклеләребезне ничек изге җаннарга тиңләмисең?!

Аналарның наз тулы җаннары, ару-талуны белмәс йомшак җылы куллары безгә яшәү көче бирә, һәр көнебезне мәгънәле итә. Рәхмәт сезгә, әнкәйләр, тормыш иптәшләребез!

Район авыл хуҗалыгында бик күп фидакарь хатын-кызлар хезмәт куя. Алар арасында урта буын белгечләр, савымчы һәм терлекчеләр, эшкәртү предприятиеләрендә тырышып эшләүчеләр бар. Мин шуны беләм: теге я бу эшне хатын-кызларга йөкләсәң, алар аны җиренә җиткереп, җаваплылык тоеп башкарачак. Барыгызны да 8 Март бәйрәме белән котлыйм һәм күңел яктылыгы, нык исәнлек, бәхетле имин тормыш телим. Олы рәхмәтебез яусын сезгә, авыл уңганнары!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев