Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов "Ярдәм янәшә! Помощь рядом!” хәрәкәтенең кирәклеген һәм үзвакытында булуын әйтте

Килеп туган вәзгыятьтә өлкән яшьтәгеләр турында гына кайгыртмыйча, республиканың мохтаҗ һәр кешесенә ярдәм итәргә кирәк

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов пандемия һәм үзизоляция чорында халыкка социаль ярдәм күрсәтүче активистлар белән очрашты. Ул "Ярдәм янәшә! Помощь рядом!” республика хәрәкәтен оештыру башлангычын хуплады. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Президент "Ярдәм янәшә! Помощь рядом!” хәрәкәтендә катнашучыларның инициативасын югары бәяләде, бу эшнең бик вакытлы һәм кирәкле булуына басым ясады. Бүгенге вәзгыятьтә өлкән яшьтәге гражданнар турында гына кайгыртып калмыйча, республиканың мохтаҗ һәр кешесенә ярдәм итәргә кирәк, ди Президент.

 

 

«Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» хәрәкәтенә эшчәнлекләре халыкка ярдәм итүгә юнәлдерелгән төрле оешмалар кушылды. Алар - республиканың 60 меңнән артык волонтеры, хәйриячеләр, коммерциячел булмаган оешмалар, зур предприятиеләр, кече бизнес вәкилләре һәм йөзләгән битараф булмаган гражданнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев