Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Юл билгеләрен урлыйлар

Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча район комиссиясе утырышында район юлларының торышы, аларны кышкы сезонга әзерләү кебек мәсьәләләр каралды. Комиссия әгъзалары юллардагы аварияләр еш була торган участоклар турында борчылып сөйләделәр, аларда куркынычсызлыкны тәэмин итү чараларын тәкъдим иттеләр. Юл инспекторлары әйтүенчә, кешеләрнең гомерләрен саклау максаты белән куелган билгеләрне аудару, вату, урлап китү очраклары...

Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча район комиссиясе утырышында район юлларының торышы, аларны кышкы сезонга әзерләү кебек мәсьәләләр каралды.

Комиссия әгъзалары юллардагы аварияләр еш була торган участоклар турында борчылып сөйләделәр, аларда куркынычсызлыкны тәэмин итү чараларын тәкъдим иттеләр. Юл инспекторлары әйтүенчә, кешеләрнең гомерләрен саклау максаты белән куелган билгеләрне аудару, вату, урлап китү очраклары ешайган икән.

Комиссия республика юл идарәсенә, "Алексеевскдорстрой" җәмгыяте генераль директоры Фоат Вәлиев исеменә юлларга өстәмә куркынычсызлык билгеләре, урам чатларына светофорлар куюны, юлларны ремонтлауны, яктыртуны сорап хатлар язарга тәкъдим итте. Бу чаралар аварияләр санын киметүгә китерер, дигән өмет бар.

Шулай ук комиссия утырышында тагын бер мөһим мәсьәлә - исерек машина йөртүчеләр гаебе белән булган юл фаҗигаләренең саны арту да күтәрелде. Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе бүлекчәсе хезмәткәрләре әйтүенчә, кешеләр сәламәтлегенә зыян килгән яки аларның гомерләре өзелгән 17 авария булган, шуларның 9 ында исерек шоферлар гаепле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев