Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әсхәт абый, 70 мең сум акча бирәбез, татар зираты тирәсен яңарта башлыйк...

Үткән җәй уртасында Базарлы Матак авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Рәшит Мусин: -Әсхәт абый, 70 мең сум акча бирәбез, татар зираты тирәсен яңарта башлыйк,-диде. Зират тирәсе 580 метр - күп акча кирәк буласы аңлашыла. Шуңа күрә кайсы авылда мондый эшне ничек эшләгәннәрен карап чыктык. Яңа Алпарныкын үрнәк итеп алырга булдык....

Үткән җәй уртасында Базарлы Матак авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Рәшит Мусин:
-Әсхәт абый, 70 мең сум акча бирәбез, татар зираты тирәсен яңарта башлыйк,-диде.
Зират тирәсе 580 метр - күп акча кирәк буласы аңлашыла. Шуңа күрә кайсы авылда мондый эшне ничек эшләгәннәрен карап чыктык. Яңа Алпарныкын үрнәк итеп алырга булдык. Исәпләп карадык: 1 метры 1 мең сумга төшәчәк.
"Әлки хәбәрләре" аша халыкка мөрәҗәгать иттек. Оешмаларга барып, кешеләр белән сөйләштек. Нәтиҗәдә кыска гына вакытта 50 мең сум акча җыелды. Моңа өстәп "Актай" мәчете 20 мең сум акча бирде, авылдашыбыз Фәрит Гыйнанов 100 мең сумлык тимер профиль кайтартты. "Строитель и К" оешмасы безнең акчага үзеннән 20 мең сум өстәп, калай рәшәткәлекләр алып кайтып бирде. Бертуган Мәрдегалләмовлар 15 мең сумлык материал белән булыштылар.
Инде койма тоту мәсьәләсе килеп басты. Ул эшкә урта буын һәм яшь ир-егетләр алынды. «Сезгә күпме акча түлисе булыр?»-дигән идем, үземә шундый итеп карап куйдылар, ник әйткәнемә үкенеп бетә алмадым. Өч көндә 210 метр рәшәткәне тотып та алдылар.
Үткән ноябрьдә Рәшит Мусин тагын 100 мең сум акча бирде (үзара салым акчасы), аңа 1440 данә рәшәткә алып куйдык, 170 метр араны тотарга җитәчәк. Тагын 200 метрлап ара кала, анысын тотарга да халык булышыр дип ышанам. Ярдәм иткән һәр кешегә Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтләре яусын. Халыктан кергән сәдаканың һәр сумын исемлек төзеп теркәп барабыз, һәр җомгада укып дога кылдык. Дөрес, кайчак күңелсез сүзләр дә ишеттерәләр: имеш, бернинди квитанция бирмиләр, ул акчаны кая куялардыр, үзенә файдасы булмаса, Әсхәт тә янып-пешеп йөрмәс иде, диючеләр бар. Изге эшкә дип бирелгән акчаларның күпмесе кая тотылганын язып бардык. Эш-гамәлләребезгә Аллаһы Тәгалә шаһит. Ә акча бирергә теләүчеләр мәчеткә яисә "Данил" кибетенә, миңа бирә алалар.
Тагын шуны әйтим: авыл җирлеге башкарма комитеты зиратлар тирәсен гел чистартып тора, кирәк чакта кабер казуны да оештырыша. Моның өчен олы рәхмәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев