Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Соңгы ун көндәӘлки районында шәхси сектордан 285 тонна сөт җыеп алынган

Соңгы ун көндә шәхси сектордан 285 тонна сөт җыеп алынган.

Бу узган елның шушы чоры күрсәткеченнән 10 тоннага күбрәк.

Иң күп сөтне Чуаш Кичүе җирлегендә яшәүчеләр тапшыра - биредә һәр көнне өчәр тонна сөт җыеп эшкәртүчеләргә озаталар. Шулай ук Түбән Әлки (10 көндә 28791 кг сөт җыелган), Борискино (19516 кг), Иске Салман (19217 кг), Иске Алпар (19180 кг) җирлекләрендә дә бу юнәлештә нәтиҗәле эшлиләр. Ә менә Түбән Кәчи (10 көнгә нибары 4089 кг), Югары Колчурино (6788 кг), Кошки (7018 кг) авыл җирлекләренә халыктан сөт җыю эшен яхшыртырга кирәк.

Сөтнең һәр килограмын 17 сумнан кабул итәләр. Билгеле, бәя югары түгел, әмма җәй айлары өчен начар дип тә булмый. Чөнки узган елның җәендә сөт кабул итү бәясе 12-13 сумга кадәр төшкән иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев