Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Суәйдә Шакированы хезмәттәшләре лаеклы ялга озатты

Яшьлек хыялларын тормышка ашырып һөнәр сайлаган, шушы һөнәренә алты дистә елга якын гомерен багышлаган кешеләр күп түгелдер ул. Шундый фидакарь шәхесләрнең берсе - район мәгариф системасын үстерүгә үзеннән бәяләп бетермәслек зур өлеш керткән, бик күп укытучылар үзләренең остазлары санаган Суәйдә Габбас кызы Шакированы хезмәттәшләре лаеклы ялга озатты. Дөрес, Суәйдә апа...

Яшьлек хыялларын тормышка ашырып һөнәр сайлаган, шушы һөнәренә алты дистә елга якын гомерен багышлаган кешеләр күп түгелдер ул. Шундый фидакарь шәхесләрнең берсе - район мәгариф системасын үстерүгә үзеннән бәяләп бетермәслек зур өлеш керткән, бик күп укытучылар үзләренең остазлары санаган Суәйдә Габбас кызы Шакированы хезмәттәшләре лаеклы ялга озатты.
Дөрес, Суәйдә апа күптән пенсиядә инде. Әмма моңарчы ул мәгариф хезмәткәрләре профсоюзының район комитетын җитәкләде. Бу оешманы саклап калуга, аңа ышанычны ныгытуга, эшчәнлеген үстерүгә зур көч куйды. Шул олы хезмәтенә хөрмәт йөзеннән аңа багышланган кичәгә кунак булып фән һәм мәгариф хезмәткәрләре профсоюзының республика комитеты рәисе Юрий Прохоров та килгән иде. Ул коллегасын котлап, хәтта җырлап та алды.
Суәйдә Габбас кызын озак еллар бергә эшләгән иптәшләре Розалия Камалова, Иля Әсәдуллина тәбрикләделәр, ә мәгариф идарәсе җитәкчесе Айдар Хәлиуллин районның барлык педагоглары исеменнән Рәхмәт хаты тапшырды.
Мәгариф хезмәткәрләре профсоюзын хәзер Рөстәм Билалов җитәкли.
-Сездән соң эшләргә ансат, чөнки профсоюз эшчәнлеген бик югары дәрәҗәгә күтәрдегез. Һәм авыр да: шул дәрәҗәне югалтмыйча дәвам итәргә кирәк бит, - диде ул, остазын котлап.
Шулай итеп, хезмәттәшләре белән бик җылы хушлашып, Суәйдә Габбас кызы лаеклы ялга китте.
-Инде хәзер буш вакытыгыз күбәя. Нәрсә белән шөгыльләнергә җыенасыз? - дигән соравыма:
-Көннәремне буш үткәргәнем юк. Мин укырга бик яратам, газета-журналлардан, китапларымнан аерылмам, дим. Аллага шөкер, намазга бастым, Коръән укыйм. Әле менә мәчеттә төркем җыеп укыта башлаган идек. Авыру сәбәпле тукталдым. Бераз ныгуга бу эшне дәвам итәргә исәпләп торам. Тагын бер яраткан шөгылем бар: җәен кош-корт үстереп мәш киләм. Йортта казлар каңгылдашмаса, үрдәкләр суда чупырдашмаса, күңелсез миңа. Күрәсең, тик торырга вакытым булмас,-дип җавап бирде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев