Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан Дәүләт автоинспекциясе һава шартларының начараюы хакында хәбәр итә

Синоптиклар фаразларына караганда, 30 һәм 31 декабрьдә Татарстан территориясендә кар, буран, җилнең секундка 20 метрга кадәр көчәюе көтелә. Юлларда бозлавык булачак.

Татарстан автоинспекциясе транспорт йөртүчеләрне юлда бик игътибарлы булырга чакыра. Машина йөртүчеләр катлаулы юл-һава шартларында юл хәрәкәте хәвефсезлеген тәэмин итәрлек тизлек сайларга тиешләр.

Кискен маневрлардан сакланырга кирәк. Бигрәк тә юлның каршы як хәрәкәт өчен билгеләнгән өлешенә чыгу куркыныч.

Транспорт йөртүчеләрнең дә, пассажирларның да  хәвефсезлек каешлары белән каптырылган булуы зарур. Җиңел автомобильнең алгы утыргычында 12 яшькә кадәр балалар, ә арткы утыргычта  7 яшькә кадәрге балалар бары тик үз авырлыкларына һәм буйларына туры килә торган креслоларда гына йөрергә тиешләр.

Шулай ук Дәүләт автоинспекциясе 12 яшькә кадәрге балаларны арткы утыргычта да  махсус креслоларда йөртергә киңәш итә.

Катлаулы һава шартлары җәяүлеләрнең дә юлда үтә сак булуын таләп итә.  Җәяүлеләр юлның транспорт йөри торган өлешен бары тик җәяүлеләр кичүеннән һәм светофорның рөхсәт сигналы буенча гына узарга тиешләр. Юл аша чыгар алдыннан һичшиксез туктарга һәм барлык транспорт чараларының да туктаган булуына һәм сезне уздырып җибәрергә әзер икәнлегенә инаныгыз.

Тәүлекнең караңгы вакытында юлда киемдә һәм башка әйберләрдә яктылык кайтаргыч элементлар куллану зарурлыгын истә тотыгыз.

Юлда штаттан тыш хәлләр килеп чыккан очракта ярдәм сорап Дәүләт автоинспекциясенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев