Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан Дәүләт автоинспекциясе транспорт йөртүчеләрне һава шартларының начарлануы хакында кисәтә 06.04

Синоптиклар фаразлары буенча, 2020 елның 6 апрелендә Татарстан Республикасында яңгыр, кар, урыны белән буран, җилнең секундына 18 метрга кадәр көчәюе көтелә.

Татарстан Эчке эшләр министрлыгы Дәүләт автоинспекциясе транспорт йөртүчеләрне юлда бик игътибарлы булырга чакыра. Йөртүчеләр катлаулы һава шартларында юл хәрәкәте хәвефсезлеген тәэмин итәрлек тизлек сайларга тиешләр. Хәрәкәт өчен куркыныч туганда, әгәр йөртүче моны күрә алса, ул тизлекне бик нык, хәтта транспорт чарасының туктавына кадәр киметү өчен мөмкин булган барлык чараларны күрергә тиеш. Куркыныч маневрлар ясаудан, бигрәк тә юлның каршы як хәрәкәт өчен билгеләнгән ягына чыгудан сакланыгыз.

Транспорт йөртүче үзе дә, пассажирлар да хәвефсезлек каешлары белән эләктерелгән булсын.

12 яшькә кадәрге балаларны җиңел автомобильнең алгы утыргычында, 7 яшькә кадәрге балаларны арткы утыргычта бары тик баланың авырлыгына һәм буена туры килә торган махсус креслода гына йөртергә рөхсәт ителә. Дәүләт автоинспекциясе шулай ук 12 яшькә кадәрге балаларны автомобильнең арткы утыргычында йөрткәндә махсус креслолар файдаланырга киңәш итә.

Транспорт йөртүче үзенең саулыгына игътибарлы булырга, талчыгу яисә хәлсезләнү, авырып китү билгеләрен сизгәндә кичекмәстән транспорт чарасын туктатырга тиеш.

Катлаулы һава шартлары җәяүлеләрдән дә зур саклык һәм игътибарлылык таләп итә. Җәяүлеләр юлны җәяүлеләр кичүе аша һәм светофорның рөхсәт итүче сигналы буенча гына чыгарга тиеш. Юл аша чыгар алдыннан һичшиксез туктап, барлык транспорт чараларының туктаган булуына инану зарур. Яктылык кайтаргыч элементлар куллануга аеруча игътибар бирү кирәк. Алар транспорт йөртүчеләргә караңгыда җәяүлеләрне ерактан күрергә мөмкинлек бирә.

Дәүләт автоинспекциясе юлда йөрүчеләрне үзгәреп торучы һава шартларына бик игътибарлы булырга, юлга чыкканда моны истә тотарга, үзең белән җылы киемнәр, ашамлыклар, җитәрлек ягулык запасы алырга, саклык чараларын күрергә чакыра. Юлда катлаулы хәл килеп чыкса, ярдәм сорап 8 (843) 5333888 телефоны буенча Дәүләт автоинспекциясенә мөрәҗәгать итегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев