Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан Президенты Җиңү паркында совет сугышчысына һәйкәл ачты

“Сугыш уты бүтән безнең җирләргә беркайчан килмәсен, ә Җиңү байрагы гел шулай җилфердәп торсын!”–дип теләде Рөстәм Миңнеханов

Бүген Казанның Җиңү паркында Рөстәм Миңнеханов катнашында совет солдатына һәйкәл ачылды.

Президент сугыш ветераннарына һәм тыл хезмәтчәннәренә Бөек Җиңүнең 75 еллыгы белән тәбрикләвен юллады, озын гомер сәламәтлек теләде. Ул өлкәннәр өчен Җиңү көненең изге бәйрәм булуын билгеләп үтте, “Яшьләр күңелендә дә бу бәйрәм шулай кереп калыр дип ышанам. Сугыш уты безнең җирләргә бүтән беркайчан килмәсен”,–дип теләде.

Рөстәм Миңнеханов  яңа һәйкәлнең образы буларак 1945 елның 30 апрелендә Рейхстаг түбәсенә Кызыл Байракны кадаган татар улы Гази Заһитов сайланганын искәртте. «Бу һәйкәл Бөек Ватан сугышы фронтларда көрәшкән барлык татарстанлылар өчен. Сугышка киткән 700 мең кешенең һәр икенче кешесе Ватан өчен көрәштә һәлак булган. Алар турында хәтер йөрәкләрдә мәңге сакланачак!» – диде ул.

Тантанада онлайн форматта Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов та катнашты, бәйрәм белән котлады. Ветеран үзенең 16 яшьтән фашистларга каршы сугышканын да әйтте.

“Бу совет халкы өчен авыр еллар иде. Ләкин тыл, бигрәк тә хатын-кызларыбыз Җиңүгә зур өлеш кертте. Бу бөек бәхет озак елларга булсын”,–диде сугыш каһарманы.

Рөстәм Асаев Җиңү көненә багышланган җыр башкарды. Анда “Гази Заһитов исемен онытмыйк” дигән сүзләр дә бар иде.

Тантанада совет сугышчылары истәлегенә бер минут тынлык игълан ителде. Рәсми затлар 9,5 метр биеклектәге яңа һәйкәл итәгенә чәчәкләр салдылар. Аннан соң күмәк рәвештә “День Победы” җыры башкарылды.

Һәйкәл ачылу тантанасында Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Алексей Песошин, Казан мэры Илсур Метшин да катнаштылар.

  • Икенче Бөтендөнья сугышында миллионлаган кешене гомере өзелә. Сугышка ТАССРдан 700 мең кеше китә, яртысы әйләнеп кайтмый.
  • Һәйкәлне Мәскәүдән Никита Мазаев җитәкчелегендәге скульпторлар командасы ясаган.
  • Гази Казыйхан улы Заһитов Башкортстанның Мишкә районы Яңакош авылында туып үсә. 1941 елда сугышка китә. Гаскәр белән Берлинга кадәр җитә. 1945 елның 27 апрелендә Рейхстагны яулап алу өчен төзелгән төркемнәргә керә. 30 апрельдә, 22 сәгать 40 минутта ул Рейхстаг өстендәге һәйкәлгә Кызыл байрак элүчеләр арасында була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев