Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан Президенты Әлки районына килде

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов хәзер Әлки районына килеп төште.

Республика җитәкчесе вертолеты районның Түбән Әлки авылында бертуган  Шәйхетдиновларның производство базасы янында җиргә утырды. Президент эшмәкәрләрнең җитештерү базасында эшләрнең барышы белән танышачак. Ул биредә ике ел элек булып, монда хезмәтнең оештырылуына югары бәя биргән иде. Аннан соң биредә күркәм үзгәрешләр булды. Әйтик, Дамир Шәйхетдинов предприятиесендә көнбагыш мае ясау күләме ике тапкыр арттырылды.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук Түбән Әлки авылында Ата елгасы аша яңа төзелгән күперне карар дип көтелә.

Аннан соң Президентның “Кызыл Шәрык-Агро” хуҗалыкларында һәм “Хузангай” җәмгыятендә язгы чәчүнең барышы белән танышуы күздә тотыла.

Республика җитәкчесе шулай ук районда яңа коронавирус инфекциясе таралуга каршы чараларның ничек оештырылуы белән кызыксыныр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев