Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда бүген коронавирусның 71 яңа очрагы расланган

Республикада коронавирус инфекциясе белән зарарланучылар саны арта.

Бүген шундый 71 яңа очрак расланган.

28 кеше хастаханәләргә салынган, авыруның җиңел яисә симптомсыз формасы белән чирләүче 43 кеше өйләрендә дәвалана.

Биш кеше COVID-19 ны читтән йоктырып кайткан, 66 сы авыру кешеләр белән аралашу аркасында иярткән. Чирләп китүчеләрнең күпчелеге Казанда (36) һәм Чаллыда (11).

Шул рәвешле, Татарстанда хәзер авыру йоктыручыларның гомуми саны 823 кә җиткән. Барысы 88 кеше терелеп хастаханәдән чыккан.

Шөкер, безнең Әлки әле “чиста” районнар исемлегендә. Бездә коронавирус йоктыруның расланган очраклары юк. Әмма саклану чараларын  төгәл үтәүне дәвам итәргә кирәк. Куркыныч чир янәшәдә генә – күрше районнарда авыручылар саны артып тора. Бүген әнә Аксубай, Чирмешән районнарында авыруның тагын берәр очрагы ачыкланган.

 

Россиядә исә COVID-19 йоктыручылар саны 106498 гә җиткән. 11619 кеше терелгән, 1073 кеше үлгән.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев