Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда коронавирустан унынчы кеше үлгән

Үткән тәүлектә республикада COVID-19 йоктыруның 75 яңа очрагы расланган. Авыручыларның берсе вирусны читтән ияртеп кайткан, калганнары чирлеләр белән аралашу нәтиҗәсендә йоктырган.

24 кеше хастаханәләргә салынган, авыруның җиңел яисә симптомсыз формасы булган 51 пациент өйләрендә дәвалана.

Чир йоктыручыларның күпчелеге Казанда (24 очрак) һәм Чаллыда (23 очрак). Мода кадәр республикада бердәнбер “чиста” район булган Балык Бистәсендә узган тәүлектә вирус йоктыруның 4 очрагы ачыкланган.

Безнең Әлки районында узган тәүлектә коронавирус белән авыруның яңа очраклары расланмаган. Әлегә районда COVID-19 белән зарарланган тугыз кеше исәпләнә.

Шулай итеп, 22 майга Татарстанда COVID-19 ның  барысы 2621 очрагы теркәлгән.

Республикада COVID-19 диагнозлы унынчы пациент вафат булган. Әлеге 1963 елгы Казан кешесе 20 майда үлгән. Ул температурасы күтәрелүгә һәм хәлсезлеккә зар белән хастаханәгә салынган булган. Пациентта яңа COVID-19 коронавирус инфекциясенең авыр формасы ачыкланган. Аның башка җитди чирләре дә булган. Туганнарына Ходай сабырлык бирсен.

Куркыныч коронавирус инфекциясе янәшәдә генә. Ваемсыз булмыйк, саклану чараларын төгәл үтик! Үзебезне саклыйк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев