Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Татмедиа” басмаларына язылып бүләк от!

"Татмедиа" АҖ кабат әбүнәчеләр өчен призлар уйнату хакында игълан итә.

Призлар уйнатуда катнашу бик ансат. Моның өчен башта акциядә катнашучы басмаларның исемлеге белән танышырга кирәк. Аннан 2017 елның икенче яртыеллыгына "Татмедиа" АҖ нең ким дигәндә өч басмасына алты айга языласы. Газета-журналларга язылуны почтада яисә интернет аша (ТР Дәүләт хезмәтләре порталында) башкарырга була. Шуннан инде язылу квитанцияләренең күчермәләрен яисә подписка өчен он-лайн түләү турындагы квитанцияләрне "Татмедиа" га җибәрергә кирәк. Үзегезнең телефоныгызны күрсәтергә һәм "Акция" дип теркәп куярга онытмагыз.

Квитанцияләр күчермәләрен конвертта почта аша менә мондый адрес белән юлларга: 420066, Казан шәһ., Декабристлар ур., 2. Электрон почта (podpiska@tatmedia.ru2 аша да җибәрергә була.

Бүләкләр 2017 елның 18 августында уйнатыла.

"Татмедиа" үз традициясенә тугры кала: әбүнәчеләр арасында кабат кыйммәтле призлар - телевизор, цифрлы фотоаппаратлар уйнатылачак. Моннан тыш, әбүнәчеләр сарык йоныннан эшләнгән юрганнар ота алачак. Исегезгә төшерәбез, Татарстанның һәр районыннан иң зур суммага газета-журналларга язылган бер әбүнәче, призлар уйнату нәтиҗәләренең нинди булуына карамастан, кызыксындыру бүләгенә ия була.

Хөрмәтле әбүнәчеләребез! "Татмедиа" басмаларына активрак язылыгыз һәм призлар уйнатуда катнашыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев