Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Түбән Әлморзада яшәүче Марат Вафинга авылдашы Руслан Галиуллин коляска ясап бирә

Түбән Әлморзада яшәүче Марат Вафинны язмыш дигәнең кечкенәдән сынауларга дучар иткән.

Егеттә балалар церебраль параличе. Бу аяусыз авыру Маратның тормышын катлауландыра, аның дөньясы хәрәкәтләнә алырлык даирә белән чикләнгән.
Маратның авыруы аның туганнары өчен дә сынауга әйләнә. Улының сызлануларын күрү әнисен, билгеле, аеруча әрнү-газапларга сала. Әмма ана кеше баласының хәлен җиңеләйтү өчен хәлдән килгән кадәр көрәшә.
Кызганыч, әмма Маратның әти-әнисе хәзер юк инде, бүген ул абыйсы Замир гаиләсендә яши. Егетне туганнары бик ярата, тормышын уңайлырак итү өчен тырыша. Хәрәкәтләнү мөмкинлеген киңәйтү өчен социаль яклау бүлеге ярдәме белән коляска да алып биргәннәр. Тик ул Марат өчен бик җайлы булмаган, чөнки аның гәүдәсенә ярак-лаштырылмаган.
Ярый әле, бу дөньяда мәрхәмәтлелек дигән нәрсә бар. Авылдашы Руслан Галиуллин Маратның хәленә керә - аңа үзе коляска ясап бирә! Әле ниндие диген: нәкъ менә Маратка җайлап, үлчәмнәренә туры китереп, уңайлы итеп ясый ул аны. Коляска аккумуляторлы, хәрәкәтләнә дә. "Белсәгез иде энебезнең ничекләр итеп сөенгәнен! Аның бит урамга чыгасы, кешеләрне, табигатьне күрәсе килә. Ә Руслан бүләге Маратка шушы мөмкинлекне бирде",-диләр егетнең туганнары һәм игелекле авылдашларына, шундый егет үстергәне өчен Русланның әнисе Гөлүзә ханымга, дәү әнисе Рәхилә апага рәхмәт укыйлар.
Инде Руслан Галиуллин турында берничә сүз. Мәктәп бетергәч, ул Казанга китеп югары белем ала, эшли. Кечкенәдән мөстәкыйль, акыллы, сабыр егет дингә тартылып, хәзер биш вакыт намазын калдырмый икән. Авылдашлары Руслан белән горурланалар, аңа уңышлар, бәхетле булуын телиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев