Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әтиебез, дәү әтиебез Шакирҗанов Рифкать Хәмәтгани улын туган көне белән котлыйбыз

Түбән Әлки авылында яшәүче кадерле әтиебез, дәү әтиебез Шакирҗанов Рифкать Хәмәтгани улына 30 майда 65 яшь тулды.

Кадерлебез, сине олы юбилеең белән кайнар котлыйбыз. Әниебез белән безне кадерләп үстереп, үз юлыбызга аяк басарга булышканың, аталарча кайгыртканың, гаделлеккә өйрәткәнең өчен зур рәхмәт сиңа. Без барыбыз да тормышта үз юлыбызны таптык, сезнең йөзгә кызыллык китермәскә тырышабыз. Әти, син безнең өчен һәрчак олы җанлы, киң күңелле кеше, таянычыбыз, ышанычыбыз, киңәшчебез. Туган йортыбыз һәрчак ямьле, ризыклы булсын, балаларыгызның, оныкларыгызның игелеген күреп, әни белән бер-берегезгә терәк, ышаныч булып тигез гомер итегез. Алдагы көннәрдә дә сау-сәламәт булып, безнең шатлык-ларга сөенеп яшәргә язсын иде!!!
Иң изге теләкләр белән барлык балаларың исеменнән Ришат-Гөлнара, Нияз, Динә, кодагыең Сафия.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев