Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Төгәлбәй авылында яшәүчеләр Кыр һәм Тау башы чишмәләренең тирә-ягын чистартканнар

Төгәлбәй авылында яшәүчеләр, халык телендә атап йөртелә торган, Кыр һәм Тау башы чишмәләренең тирә-ягын чистартканнар.

 Эшчеләр чишмә тирәләрен тәртипкә китергәннәр: үләнен чапканнар, тиешле урыннарны буяганнар, якын-тирәдә үскән кирәкмәгән агачларны кискәннәр – болар барысы да күмәк көч сорый торган эшләр. 


Бу ике чишмә дә инде күптәннән агалар икән. Аның тирә-юнен (благоустроили) тимер рәшәткәләр белән тотып алганнар, су алырга чиләк, дустыганнар куйганнар. Ял итеп алыр өчен кечкенә генә өчтәл-эскәмия дә тора. Кыр чишмәсенең юлы томаланырга әз генә калган булган икән инде. Төгәлбәй халкы аны тагын да киңәйткәннәр – су хәзер иркенләп, тотрыксыз агып тора. Аларның сулары хаман да эчәргә яраклы: тәмле, чиста. 


–    Әлеше изге эшкә алынган хәрбер кешегә рәхмәт сүзләре әйтәсе килә. Авылдашлар киләчәктә дә чишмә юлын онытмасыннар иде. Балаларыбызга, шәһәрдән кайткан оныкларга чишмәбезнең яшәү чыганагы, ата-бабадан калган изге бер урын икәнен аңлатып торсак иде. Тагын шунысы бар: Тау башындагы чишмәне әз генә төзекләнедереп алсак яхшы булыр иде. Аның су ага торган өлеше агач бурадан ясалган, ул алыштыруны сорый, – дип бүлеште авыл китапханәсе мөдире Әнисә Фәсахова.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев