Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында киокусинкай-каратэ буенча республика беренчелеге ярышлары узды. Әлкилеләр анда өченче урынны алды. ФОТО

Базарлы Матакның "Алинә" универсаль спорт залында ике көн дәвамында киокусинкай-каратэ ярышлары барды.

Беренче көнне узган республика ачык беренчелегендә - 12-17 яшьлек үсмерләр, икенче көнне республика ачык чемпионатында 18 яшьлек һәм аннан өлкәнрәк каратэчылар көч сынашты.

Әлеге зур бәйгенең районыбызда үтүе очраклы түгел, билгеле. Бездә киокусинкай-каратэ, төгәлрәк әйткәндә, "кумитэ" төрендәге киокусинкай спорты соңгы елларда зур үсештә. Яшьләребез гаять дәрәҗәле ярышларда зур шәһәрләр спортчыларыннан өстен булуларын раслыйлар. Әлки каратэчылары инде Россия, Европа, дөнья беренчелеге алышларында да җиңүләргә ирешә башладылар.

Районыбызда узган ярышларда, әлкилеләрдән тыш, Әлмәт, Баулы, Бөгелмә, Зәй, Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Кукмара, Лениногорск, Чистай, Ульяновск, Димитровград шәһәр һәм районнары спортчылары катнашты. Бәйгене хөкем итү өчен республикадан 20 судья килгән иде.

Республика ярышларын ачу тантанасында район башлыгы Александр Никошин, Татарстанның Киокусинкай федерациясе башкарма директоры Виктор Копырин, Россия сугышчан сәнгатьләр берлегенең Татарстан буенча башкарма комитеты җитәкчесе Александр Диренков катнаштылар.

Александр Никошин төрле төбәкләрдән килгән спортчыларны, аларның тренерларын, хөкемдарларны һәм җанатарларны кайнар сәламләде.

-Татарстанда спорт зур үсештә. Районнарда да спорт белән шөгыльләнү елдан-ел активлаша. Бүгенге республика бәйгеләренең Әлки җирендә үтүе дә шуның ачык мисалы. Келәмдә иң осталар, иң лаеклылар җиңсен. Ә яшьләребезнең спорт белән дуслыклары озак еллар дәвам итсен,-диде ул.

Александр Никошинга районда, республикада физик тәрбияне үстерү юнәлешендәге хезмәтләре өчен Татарстан Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгының Рәхмәт хаты да тапшырылды.

Ул да түгел хөкемдарлар келәмнәргә беренче пар спортчыларны чакырдылар. Ярышлар бик киеренке барды. Районыбыз командасы составында республика беренчелегендә чыгыш ясаган яшьләребезгә "әфәрин!" диясе генә кала. Алар төрле яшьтәгеләр арасындагы бәйгеләрдә бик әйбәт нәтиҗәләр күрсәттеләр. Әйтик, Андрей Зиньков, Екатерина Зинькова, Кристина Бухарова, Алмаз Шәйхетдинов (барысы да Базарлы Матактан, тренер Андрей Зиньков кул астында шөгыльләнәләр) үз яшьтәшләре арасында беренче урыннарны алып, беренчелекнең чемпионы булдылар.

Алмаз Шәйхетдинов хәтта өченче өстәмә алышта көндәше Россия чемпионыннан да өстен чыкты.

Рәзил Гатауллин (Базарлы Матак), Милана Варламова (Югары Матак), Зилә Әсәтова (Югары Әлки), Яна Филиппова (Түбән Колчурино) өченче призлы урыннарга лаек булдылар.

Татарстан беренчелегендә командалар арасында әлкилеләргә өченче урын бирелде. Бу юлы да каратэчыларыбыз республиканың зур шәһәрләрендә шөгыльләнүче көндәшләреннән өстен булуларын исбатладылар. Беренчелекне - Яр Чаллы, икенче урынны Казан командасы яулады.

Киокусинкай-каратэ буенча Татарстан беренчелеге ярышларын үткәрүдә зур ярдәм күрсәткәне өчен оештыручылар "Северное Алексеевское" акционерлык җәмгыяте җитәкчесе Ленар Галиевка олы рәхмәтләрен җиткерәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев