Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Укучының мәдәни көндәлеге” республика бәйгесенә йомгак ясалды

Май азагында "Укучының мәдәни көндәлеге" республика бәйгесенә йомгак ясалды.

Базарлы Матак урта мәктәбенең 1 нче сыйныф укучысы Илсаф Сәлахов, Нәби Дәүли исемендәге гимназиянең 2 нче сыйныф укучысы Илназ Зыятдинов, Хузангай урта мәктәбенең 3 нче сыйныф укучысы Марина Романова, Юхмачы урта мәктәбенең 4 нче сыйныф укучысы Вероника Букарцева - "Укучының иң яхшы мәдәни көндәлеге" номинациясендә, Базарлы Матакта яшәүче Миләүшә Җәләлова "Иң мәдәни әти-әни" номинациясендә җиңүче булдылар.
"Укучының мәдәни көндәлеге" проекты рес-публикада өч елдан бирле гамәлгә ашырыла. Ул 2014 ел - Мәдәният елында эшли башлаган иде. Бу башлангычны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та хуплады.
Проектның аудиториясе - 1-4 нче сыйныфлар укучылары һәм аларның әти-әниләре. Ел дәвамында укучылар әти-әниләре белән бергә музейларда, театрларда булалар, мәдәният учреждениеләре оештырган төрле чараларда, конкурсларда катнашалар. Ә аннан алган тәэсирләрен "Мәдәни көндәлек"тә чагылдырып баралар.
Без проект җиңүчеләренең берсе - Юхмачы мәктәбенең 4 нче сыйныф укучысы Вероника Букарцева һәм аның әнисе Светлана Алексеевна белән очрашып сөйләштек. Вероника "Мәдәни көндәлек"не икенче сыйныфтан бирле тутыра, һәм ул моны бик яратып, күңел биреп башкарган. Һәм менә быел аның көндәлеге республика күләмендә иң яхшыларның берсе дип табылган. Бу, бил-геле, Вероникага да, аның әти-әнисенә дә зур сөенеч. 26 май көнне җиңүче укучылар Казанга тантанага чакырылган. Алар "Әкият" Татар дәүләт курчак театрында Г.Тукай әсәре буенча эшләнгән "Су анасы" спектаклен караганнар, күргәзмәләрдә булганнар, яшьтәшләре белән аралашканнар. Балаларга махсус дипломнар, бейсболка, футболка, китаплар бүләк ителгән. Бер сүз белән әйткәндә, мәдәни проектта иң актив катнашкан укучылар өчен бик матур бәйрәм оештырылган.
Верониканың проектта җиңү яулавы очраклы түгел, бу гаиләдә мәдәнияткә, балаларның рухи үсешенә бик зур әһәмият бирәләр икән шул. Ел дәвамында музейларга, театрларга йөрүне, республиканың истәлекле урыннарында булуны үзләренә кагыйдә итеп алганнар. Башкалада Тинчурин театрында, Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет те- атрында балалар өчен спектакльләр караганнар. Татарстан Милли музеенда берничә мәртәбә булырга өлгергәннәр, Табигый-тарих музеена, Пушкин әсәрләре буенча үткәрелгән күргәзмәгә сәяхәт кылганнар, Казан Кремле, Биләр, Болгар музей-тыюлыгы белән танышканнар.
-Без һәр елны кышкы һәм җәйге каникулларда балалар белән берничә көнгә Казанга барабыз. Туганнарыбызда тукталып, көннәр буе башкаланың истәлекле урыннарында йөрибез, "Аквапарк"та ял итәбез,-ди Светлана Алексеевна. -Соңгы елларда гыйнвар аенда Казанда Илья Авербухның "Боз әкияте", Мария Киселеваның "Су шоусы" спектакльләре була бит, аларны да карап барабыз. Циркны да яратабыз. Ә билетларны мин интернет аша гына алам, уңайлы да, вакыт та янга кала.
Светлананың Казанда яшәүче апасы да аларга кайчак гаҗәпләнеп-сокланып куя, "Без шәһәрдә торсак та балаларны сезнең кебек экскурсияләргә, театрларга йөртә алмыйбыз", дия икән. Ә бит Букарцевлар да эш кешеләре, Светлана - педагог, буш вакытлары күп булмаса да, теләк-омтылыш булгач, мөмкинлеген табалар.
-Күп йөргән-күргән саен балаларның күпне беләселәре дә килә. Вероника да, энесе Глеб та сорауларны яудыралар гына. Аларны җавапсыз калдырмас өчен үземә дә һаман укырга-өйрәнергә туры килә. Балаларымда да китапка мәхәббәт тәрбияләргә тырышам, -дип сөйли Светлана. Аннан болай дип тә өстәп куя:
-Балалар туган як тарихын белсен, мәдәниятле булып үссен дисәң, үзебездә дә аларны йөртер урыннар бихисап. Лисенков исемендәге район тарихы музее үзе генә дә ни тора! Ә Хузангай музее нинди бай. Безнең Юхмачы мәктәбендә, Базарлы Матакта, Югары Колчуринода кызыклы экспонатлары бихисап булган музейлар эшләп тора. Үзеңә кызыксынырга, күбрәк белергә омтылырга, балаларны да мәдәнияткә җәлеп итәргә генә кирәк.
Быел мәктәпкә керәсе Глеб та инде "Мәдәни көндәлек" белән кызыксына, аны тутырып барырга кызыга икән.
-Без Вероника белән "Укучының мәдәни көндәлеге" порталында да теркәлгән идек. Глебны да анда теркәп, әлеге порталда оештырыла торган төрле конкурсларда катнашырга исәпләп торабыз,-ди Светлана Букарцева.
Гаиләнең бу җәйгә дә мәдәни планнары зурдан. Казанда булырга, Свияжскины күреп кайтырга ниятлиләр. Алга таба балалары белән Мәскәүгә, Петербургка да сәяхәт итәселәре килә. Теләкләре чынга ашсын, балалар җәйне файдалы, эчтәлекле итеп үткәрсен, яңа уку елына күп матур тәэсирләр белән килсен дип телисе генә кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев