Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ялган хәбәрләргә ышанмагыз: Әлки районы кибетләрендә ашамлыклар запасы җитәрлек

Интернетта коронавирус белән бәйле нинди генә хәбәрләр юк бүген. Алар арасында буш кибет киштәләре, ашамлык алырга тезелгән зур-зур чиратлар сурәтләнгәннәре дә очрый.

Шундый нигезсез хәбәрләргә ышаныптырмы, районыбызда да соңгы берничә көндә азык-төлек товарларына сорау нык үсте. Челтәр кибетләреннән дә, өйләргә якын урнашкан кечерәк сәүдә нокталарыннан да халык он, ярма, тоз, шикәр кебек ашамлыкларны күпләп сатып ала башлады. Кайберәүләр: “Болай булгач, кибетләрдә ашамлык бетәр инде”,–дип шөбһәгә төште.

Әлеге хәлгә ачыклык кертү өчен, редакция хәбәрчесе бүген район үзәгендәге челтәр кибетләренең берсендә булды. Кибеттә халык әллә ни күп түгел, кешеләр тыныч кына кирәк-ярак товарларын алалар.

Кибет директоры Олеся Кәтиева белән сөйләшәбез.

–Дүшәмбе көнне кичке якта, бигрәк тә сишәмбедә халык, чынлап та, ашамлыкларны күп-күп сатып алды. Аеруча көнбагыш маена, дөге, карабодай ише ярмаларга, макаронга, онга, тоз-шикәргә сорау зур булды. Кайберәүләр бу ашамлыкларны хәтта әрҗәләп алды. Көнбагыш мае бездә гадәттә көненә 40-50 шешә сатыла. Ә кичә 300 шешә китте! Мин кешеләргә болай запаслану зарурлыгы юклыгын, товарның җитәрлек булуын аңлатырга тырыштым. Ә бүген, күрәсез, андый ук ажиотаж юк инде,–ди кибет директоры

–Кичә шундый күпләп сату алу булса да, товар киштәләре бушап калмаган...

–Юк, билгеле. Безгә бит товар көн аралаш килеп тора. Складларыбызда да запас җитәрлек. Менә берәр сәгать элек товар кабул итеп алдык. Кызларыбыз кимегән азык-төлек киштәләрен тулыландыралар. Бернинди ашамлыкка да кытлык юк. Май, йомырка, макарон әйберләре, ярмалар, тоз, он, шикәр – барысы да җитәрлек.

Хәер, без моны үзебез дә күрдек. Ярмаларның, макаронның  төрлесе, сөт ризыклары, икмәк, гомумән, көн дә кирәкле ашамлыкларның барысы да киштәләрдә тулы.

Сәүдә залында йөргәндә без күптәнге танышыбыз, ветеран медик Валентина Афанасьеваны очраттык.

–Менә оныгым (внучка) белән көндәлек кирәк-ярак товарлар алырга чыктык әле. Кибетләрдә ашамлыклар бетә, дигән көлке сүзләргә мин гомумән ышанмыйм. Мондый хәлнең булуы мөмкин түгел. Намуссыз бәндәләр чыгарган ялган ул. Шөкер, кибет киштәләре  затлыдан-затлы ашамлыклардан сыгылып тора,–ди Валентина Александровна.

РФ Президенты Владимир Путин да  россиялеләргә ашамлыкларны күпләп алмаска киңәш итте.

Татарстан җитәкчелеге шулай ук республикада товар кытлыгы булыр дип куркырга урын юк, дип тынычландыра. Татарстанда меңгә якын азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгате предприятиесе эшләп тора. Алар республикада яшәүчеләрне азык-төлек белән җитәрлек күләмдә тәэмин итә. Әйтик, бездә ит, сөт, йомырка һәм икмәк белән тәэмин ителеш – 100 проценттан артык, шикәр комы һәм бәрәңге белән – 300 процент, ә үсемлек мае белән тәэмин итү нормадан 6 тапкыр күбрәк.

Шулай булгач, табыннарыбызда иң кирәкле ашамлыклар бетеп тормас, дип ышанып әйтә алабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев