Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Язгы боз ястык калынлыгы булса да ышанма

Әлки районында язгы каникулда балаларның хәвефсезлеген кайгырту хакында сөйләштеләр

Язгы каникулда ял итүче балалар елга-сулыклардагы бозга кереп бәлагә тарымасын.

Гадәттән тыш хәлләр буенча район комиссиясенең чираттагы утырышында әнә шул хакта сүз барды. Бу атнаның дүшәмбесеннән мәктәпләрдә язгы каникул башланды. Кояшлы матур көннәрдә балалар урамда, елга буйларында уйнарга ярата. Уен белән мавыгып боз өстенә дә керергә мөмкиннәр. Ә бу бүген гаять куркыныч. Язгы боз ястык калынлыгы булса да ышанма, диләр бит. Шуңа күрә бу хакта балаларга яхшылап аңлатырга, бозның чыдамсыз булуы хакында кат-кат кисәтергә кирәк. Кызганыч, һәр елны диярлек балыкчыларның язгы бозга ышанулары, саксызлыклары аркасында суга бату очраклары булып тора. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Мария Платонова бу хакта сөйләп, балаларның хәвефсезлеге турында кайгыртуның мөһимлегенә басым ясады.

Утырышта буалар һәм елгаларның торышы турында район янгын часте җитәкчесе, комиссия рәисе урынбасары Вячеслав Шалдымов чыгыш ясады. Шулай ук "Алексеевскдорстрой"ның Әлки участогы җитәкчесе Рашат Гыйззәтуллин мәгълуматы тыңланды. Аның әйтүенчә, автотрассалар аша салынган 420 су юлы торбасының барысы да кардан, боздан чистартылган, язгы ташуга башка әзерлек чаралары да күрелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев