Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Үтерү факты буенча тикшерү төгәлләнде

Россия Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы тикшерү идарәсе Чистай районара тикшерү бүлегендә Алексей Тилавмуратовка карата җинаять эшен тикшерү төгәлләнде. 32 яшьлек А.Тилавмуратов РФ Җинаятьләр кодексының 105 маддәсе 1 бүлегендә каралган җинаять кылды, ягъни үтерүдә гаепләнә.

Тикшерү фаразы буенча, Алексей Тилавмуратов быел 27 июль кичендә 22-23 сәгатьләр арасында Базарлы Матакта ялгыз яшәүче карчыкның өенә килә. Элекке танышы булганга, 86 яшьлек әби аны өйгә кертә. Ир карчыктан акча таләп итә башлый. Әби акча бирүдән баш тарта, һәм алар арасында ызгыш чыга. Тилавмуратов ярсып, карчыкны этеп җибәрә, идәнгә егылган әбикәй ярдәмгә чакырып кычкыра башлый. Бу ирне тагын да чыгырыннан чыгара, өлкән яшьтәге әбине ул кабат этеп ега. Урындыкка килеп бәрелгән әби ярдәм сорап инәлүен дәвам итә. А.Тилавмуратов үзенең өлкән яшьтәге карчыкны болай рәхимсез җәберләвенең җәзасыз калмаячагын яхшы аңлый, билгеле. Һәм ул, эзен яшерергә теләп, тагын да яманрак адымга бара - әбине баш яулыгы белән буып үтерә. Ә үзе җинаять урыныннан качып китә.
Тикшерү тарафыннан А.Тилавмуратовның гаебен исбатларлык җитәрлек дәлилләр тупланды. Гаепләү нәтиҗәләре белән җинаять эше Әлки район судына юлланды. Гаебе расланган очракта Алексей Тилавмуратовны 6 елдан 15 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү көтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев