Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Зәйдән чыкканда булган һәлакәттә үлүчеләрнең туганнары өчен кайнар линия ачылды

Һәлакәт нәтиҗәсендә зыян күргәннәр турында мәгълүматны Республика катастрофалар медицинасы үзәге кайнар линиясе буенча шалтыратып белергә була.

(Казан, 2 июль, "Татар-информ", Валерия Белова). Зәйдәге һәлакәттә үлгән һәм зыян күргәннәрнең туганнары өчен кайнар линия ачылды, дип хәбәр итте Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат сәркәтибе Айгөл Сәлимҗанова.

"Юл-транспорт һәлакәтендә зыян күрүчеләр турында барлык мәгълүматны Республика катастрофалар медицинасы үзәге кайнар линиясе телефоны (843) 231-20-70 буенча белергә була. Үлүчеләр турында мәгълүматны Республика суд-медицина экспертизасы бюросының (843) 273-91-45 телефоны буенча алырга мөмкин", - дип белдерде Айгөл Сәлимҗанова.

Искәртеп узабыз, Бүген 00.37 сәгатьтә Зәйдән Әлмәткә таба чыгу юлында "Неоплан" пассажир автобусы белән "КАМАЗ" йөк машинасы бәрелешә. Бәрелешүдән соң "Самара-Ижау" шәһәрара автобусы кюветка әйләнеп төшә һәм яна башлый.

Юл-транспорт һәлакәтендә 13 кеше үлгән, шуларның икесе бала. Шулай ук 15 кеше зыян күргән, шуларның 12се хәзерге вакытта стационарда. Тагын 3 кеше амбулатор дәвалануга юнәлтелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев