1 декабрьдән башлап, түләнмәгән салымга һәр көненә пенялар исәпләнә башлый
Милек өчен салымнар түләү квитанцияләре белән хатларның соңгылырын почта хезмәткәрләре өләште.
Салым түләү документлары сезгә килмәгән икән, хатларны башка көтмәгез – аны табуның бүтән юлларын эзләгез.
Узган елгы милек өчен салым түләү документларын, интернет челтәренә кереп, “Минем салым”, “Дәүләт порталы” аша алырга була. Шулай ук “Минем документлар” (МФЦ) үзәге аша да сезгә салым түләү документларын алуда ярдәм итә алалар.
Салым квитанцияләрен авыл җирлекләре аша алу мөмкинлеге дә бар. Иң мөһиме, 1 декабрьгә чаклы былтыргы милекләр – җир кишәрлеге, автотранстпорт һәм өй-фатирлар өчен салымны түләп кую хәерле. 1 декабрьдән башлап, түләнмәгән салымга һәр көненә пенялар исәпләнә башлый. Бу урында халык теленә кергән “салымыңны түлә һәм тынычлап йокла” дигән әйтем белән дә килешми мөмкин түгел.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев