Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

1 октябрь – Халыкара өлкәннәр көне

Хөрмәтле өлкәннәр, сугыш һәм хезмәт ветераннары, кадерле райондашлар!

 
1 октябрь – сезгә булган тирән ихтирамыбызны һәм рәхмәтебезне җиткерү мөмкинлеге биргән бәйрәм.
Сезгә зур сынаулар узарга туры килгән, районыбыз, туган республикабыз, гомумән, илебез үсешенә нигезне нәкъ менә сез салгансыз. Авыр тормыш юлы үтеп, күпме югалтулар кичерсәгез дә күңел көрлеген, иртәгәге көнгә ышанычны саклап кала алгансыз. Сез – бүген дә рухи кыйммәтләр һәм әхлаклылык сагында торасыз. Безгә мөһим тормыш, игелеклек һәм гаделлек дәресләре биреп, үз эшең һәм гамәлләрең өчен җаваплылык тоярга өйрәтәсез. Белемегез, бай тормыш тәҗрибәгез белән уртаклашасыз, үз үрнәгегездә яшь буында хезмәт сөючәнлек, ватанпәрвәрлек, ихтыяр көче тәрбиялисез. Милли гореф-гадәтләребезне, тарихыбызны саклауда да без сезгә таянабыз. Без сезнең белән горурланабыз һәм сезнең батырлык, нык торучанлык алдында баш иябез.
Хөрмәтле өлкәннәребез! Якынлашып килүче Өлкәннәр көне белән тәбрикләп, сезгә ныклы сәламәтлек, күңел көрлеге, гаилә иминлеге телибез. Үткән елларыгыз – сезнең горурлыгыгыз, ә тирә-юньдәгеләр өчен акыл зирәклеге һәм тормыш тәҗрибәсе чыганагы булып калсын. Балаларыгыз, оныкларыгыз уңышына шатланып, озак һәм бәхетле яшәгез. Имин тормышыбызның һәр минутына шөкер итеп, бердәм булып яшик!
Александр Никошин, 
Әлки районы башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев