16 яшьлек Әлфинә Шәйхетдинова “Пауэрлифтинг буенча спорт мастеры” исемен алуга иреште
Гаять зур көч сораган спорт төре – штанга күтәрү белән районыбызда бердәнбер кызның – Нәби Дәүли исемендәге Базарлы Матак гимназиясенең 10 нчы сыйныфында укучы Әлфинә Шәйхетдинованың җитди шөгыльләнеп, дәрәҗәле бәйгеләрдә урыннар яулавы турында язып торабыз.
Соңгы вакытта ул янә уңышларга иреште.
Узган ел декабрь аенда Әлфинә Чабаксарда узган пауэрлифтинг буенча Идел буе федераль округы беренчелегендә 1нче урынны яулады. Ул анда 57 кг үлчәү авырлыгында штанга белән башкарылган өч төрле күнегүдә (троеборье) барлыгы 325 кг авырлыкны күтәрде.
Февраль азагында ул әлеге спорт төре буенча Тула шәһәрендә узган Россия беренчелегендә чыгыш ясады. Монда спортчы кызыбызның 52 кг үлчәү авырлыгында үтәгән троеборье суммасы – 332,5 кг. Нәтиҗәдә, Әлфинә бу зур бәйгедә 2 нче урынга чыкты һәм Россия җыелма командасы составына кертелде. Шунысы да мөһим – ул биредә спорт мастеры нормативын да үтәде.
– Әлфинәгә 16 яшь тулды гына әле һәм ул “Пауэрлифтинг буенча спорт мастеры” исемен алуга иреште. Андыйлар республика күләмендә бик аз. Бу – бик зур җиңү, – ди кызның тренеры Газинур Наил улы.
Шул ук вакытта Әлфинә үзе дә тренерларына – Газинур Фәттаховка һәм Раил Исхаковка рәхмәтле булуын әйтте. “Минем җиңүләрдә аларның да тырышлыгы зур, осталыгы һәм тәҗрибәсе дә күренә”, – ди ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев