2 апрельдә Әлки районы “Алинә” универсаль спорт залында танылган көрәшче, Сабан туйлары батыры Талибулла Яруллин истәлегенә ачык көрәш турниры үткәрелә
Талибулла абый - озак еллар буе Сабантуй мәйданнарын тоткан көрәшчебез. Заманында ул республика ярышларында да район данын югары күтәрде. Ни аяныч, быел ул арабыздан мәңгелеккә китеп барды. Яшьләрне легендар көрәшчебез мисалында тәрбияләү, Талибулла ага турында хатирәләрне яңарту йөзеннән районыбыз балалары һәм яшьләре арасында татарча көрәш бәйгесе оештырыла. Әлеге ярышның төп...
Талибулла абый - озак еллар буе Сабантуй мәйданнарын тоткан көрәшчебез.
Заманында ул республика ярышларында да район данын югары күтәрде. Ни аяныч, быел ул арабыздан мәңгелеккә китеп барды. Яшьләрне легендар көрәшчебез мисалында тәрбияләү, Талибулла ага турында хатирәләрне яңарту йөзеннән районыбыз балалары һәм яшьләре арасында татарча көрәш бәйгесе оештырыла. Әлеге ярышның төп спонсоры булырга "Татмелиорация" холдинг компаниясе генераль директоры Әнвәр Залаков теләк белдергән.
Ярышлар сәгать 10 да башлана. Бәйгедә катнашырга һәм көрәшчеләребез өчен җан атарга рәхим итегез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев