Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

2023 елдан башлап “Әлки хәбәрләре” 4187 данә булып халыкка тарала башлады

Район газетасына шул кадәр кеше яңа елның беренче яртыеллыгына язылып куйган. Бу бик әйбәт нәтиҗә.

Узган ел ахырында “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә вакытлы матбугатка чзылуның беренче нәтиҗәләре ясалган иде. Анда газета-журналларга  иң актив язылган хезмәт коллективлары җитәкчеләре башлыклары бүләкләнде. Район  башлыгы Александр Никошин Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләрне Базарлы Матак үзәк хастаханәсе баш табибы Светлана Одушкинага,  Чуаш Кичүе авыл җирлеклеге башлыгы Рафаэль Зәйдуллинга һәм Түбән Әлки, Юхмачы җирлекләре башлыклары Фәрит Садриев, Рәмис Сәлаховка тапшырды.

Шулай ук “Әлки хәбәрләре” газетасына яздыруда Борискино (почта бүлеге җитәкчесе Елена Смышляева), Үргәгар (Руфия Сибгатуллина), Ташбилге авылы (Эльмира Нурлыхакова) почта бүлекләре бик уңышлы эшләделәр. Район газетасына язылган һәр кешегә, безгә ышаныч белдерүегез өчен, олы рәхмәтләребезне юллыйбыз.

Без, үз чиратыбызда, райондагы яңалыкларны, кызыклы мөһим вакыйгаларны, файдалы хәбәрләрне сезгә җиткереп барырга тырышырбыз. Шулай ук Әлки җирендә  яшәүче күркәм гаиләләр, гыйбрәтле язмышлы кешеләр, эшчән, уңган, булган райондашлар безнең  игътибарыбыз үзәгендә булыр.

Шулай ук сез юллаган хат-хәбәрләрне дә без һәрчак шатланып укыйбыз, аларны газетада бастырырга тырышабыз.

Алга таба да сез безнең белән тыгыз элемтәдә булырсыз, үзегезне борчыган, кызыксындырган сорау-киңәшләрне редакциягә дә җиткерерсез дип ышанабыз.

Билгеле инде, һәр йортка диярлек килгән “Әлки хәбәрләре” газетасы аша сез әти-әниләрегезне, туганнарыгызны, якыннарыгызны туган көннәре, башка шатлыклы вакыйгалары белән котлап куандыра аласыз. Биредә бер үтенеч бар: андый тәбрикләүләрне редакциягә, кимендә, бер атна алдан тапшырсагыз иде.

“Әлки хәбәрләре” сезнең өйләргә һәрчак шатлыклы хәбәрләр китерсен иде. Газета һәр йортта гаилә дусты, киңәшчесе, шатлык өләшүче булып керсен.

Ә “Әлки хәбәрләре”нең сайты һәм социаль челтәрләре аша сез иң яңа хәбәрләр белән танышып бара аласыз.

Азат Низамиев,

Газетаның баш мөхәррире.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев